Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Россия көне уңаеннан котлау юллаган.
Мишустин котлавында билгеләп үткәнчә, бу дәүләт бәйрәме үз иле белән горурланучы, аның тарихын, Бөек җиңүләрен һәм казанышларын хөрмәт итүчеләрне берләштерә, шулай ук аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплы булырга әзер.
«Россия һәрвакыт үзенең милли мәнфәгатьләрен, иминлеген һәм мөстәкыйль үсеш юлына хокукын яклады. Һәм бүген, элеккечә үк, без Ватаныбызның бердәмлеген һәм бөтенлеген, бай мәдәни мирасны һәм буыннар дәвамчанлыгын саклап калырга тиеш, үзгәреп торучы дөньяда традицион кыйммәтләрнең таянычы булып калырга тиеш», — диелә мөрәҗәгатьтә.
Премьер-министр шулай ук Рөстәм Миңнехановка нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләгән.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии