На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Питрәч районыннан махсус хәрби операциягә ике «Нива» машинасы илттеләр

Питрәч районыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм илттеләр. Гуманитар миссиядә район башлыгы Рәис Сөләйманов, шулай ук муниципаль берәмлекнең элеккеге башлыгы, хәзер Татарстанның Белоруссиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Илһам Кашапов катнашты. Бу хакта «Питрәч-информ»ның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Хәрбиләргә иң кирәкле әйберләр, шул исәптән ике «Нива» машинасы алып килгәннәр иде. Районнан барлыгы 10 тонна гуманитар йөк, шулай ук 10 тонна исемле посылкалар тапшырылды. «Гуманитар ярдәм җыюда бөтен Питрәч районы катнашты. Һәркемгә рәхмәт. Егетләр булдыра. Аларның сугышчан рухы зур тәэсир калдыра. Һәркайсы белән горурланабыз һәм барысының да җиңү белән әйләнеп кайтуларын көтәбез», - дип искәрттеләр район хакимиятендә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх