Питрәч районы Яңа Шигали авылында февраль ахырында яңа балалар бакчасы ачылачак. Илдар Әхмәтов урамында урнашкан учреждение ике катлы була һәм 340 баланы кабул итә ала. Бу хакта «Алга» сайтында ТР Росреестры матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр ителә.
1нче дәүләт кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү бүлеге җитәкчесе Алсу Сафина хәбәр иткәнчә, балалар бакчасы нибары бер көн эчендә кадастр исәбенә куелган.
«Балалар бакчасы 340 урынга исәпләнгән, әмма иганәчеләр ярдәме белән без урыннарны 510 урынга җиткерә алачакбыз. Бу учреждениене ачу балалар өчен чират проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов.
Свежие комментарии