На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Төбәкләргә кышын тиз караңгылану сәбәпле эш көнен күчерү хокукын бирергә тәкъдим иттеләр

Кыш көне караңгы тиз төшү сәбәпле, Россия төбәкләренә эш көне башлану вакытын күчерү хокукын бирергә кирәк. РФ Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков («Яңа кешеләр» фракциясе) шулай дип белдерде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«Олылар - эшкә, ә балалар мәктәпкә бара – төнлә китәләр, төнлә кайталар.

Шуңа күрә эш көне башлану вакытын 30 минутка булса да күчерергә кирәк, һәм бу карарны һәр төбәк кабул итәргә тиеш», - дип аңлатты сәясәтче.

Даванков искәртеп үткәнчә, бу Төньяк һәм Ерак Көнчыгышта гына түгел, Мәскәү белән Санкт-Петербургта да үзен аклар иде.

«Моның бернинди куркынычы да юк, ә кешеләр кояш яктысын булса да күрәчәк», – дип билгеләп үтте парламентарий. Дәүләт Думасының агымдагы сессиясендә шундый инициатива тәкъдим ителергә мөмкин, дип ачыклык кертте ул.

Депутат башка илләр тәҗрибәсен мисал итеп китерде. Аерым алганда, аның сүзләренчә, Кытайда «эш көне башлану вакытын һәр төбәк үзе билгели».

Декабрьдә Мәскәүдә кояш иртәнге 9да чыга һәм 16.00 сәгатьтә бата. Караңгыда эшкә бару һәм эштән кайту сәламәтлеккә һәм кәефкә йогынты ясамый калмый, дип билгеләп үтте Дәүләт Думасы вице-спикеры.

Элек Россиядә пик сәгатьләрендә бөкеләр санын киметү максатыннан төрле оешмалар өчен эш көне башлануның төрле вакытын кертергә тәкъдим иткәннәр иде. Ләкин алар кабул ителмәде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.

me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх