На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    Почему перевода нет? Возможно, что здесь террористы в открытую обсуждают свои планы, а фсб спит?Мөхәммәтшин ФГОСн...
  • АНАТОЛИЙ НЕКРАСОВ
    ЧТО ЭТО ЗА НОВОСТЬ ? ЕСЛИ ПУБЛИКУИТЕ ДРУГОЙ ЯЗЫК, ДАЙТЕ ВОЗМОЖНОСТЬ ПЕРЕВОДА...Камил Ногаев: Ро...
  • С С
    охренен авторан?Ркаил Зәйдулла: Ч...

Татарстанда ит комбинаты директорын хезмәт хакы түләмәгәне өчен җаваплылыкка тартканнар

Татарстанның Тукай районы прокуратурасы «Чаллы-Мясо» компаниясендә тикшерү уздырган, аның нәтиҗәләре буенча оешма директоры хезмәт хакын вакытында түләмәгәне өчен җаваплылыкка тартылган.

Ачыкланганча, гыйнвардан мартка кадәр оешма хезмәткәрләренә хезмәт хакы һәм аны вакытында түләмәгән өчен компенсация түләмәгәннәр.

47 хезмәткәр алдындагы бурыч 1,8 млн сумнан артык тәшкил иткән.

Прокуратура таләбе белән «Чаллы-Мясо» компаниясе директорына карата «Хезмәт хакын түләмәү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Моннан тыш, хокук бозуларны бетерү турында да күрсәтмәләр кертелде.

Татарстан прокуратурасы катнашы белән фирма хезмәткәрләренә 1,3 млн сумнан артык акча түләнгән.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх