18 февральдә Татарстан Республикасында махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары өчен «Батырлар – Татарстан Геройлары» кадрлар программасы башлап җибәрелә.
Бу – «Геройлар вакыты» федераль программасының аналогы. Программаның максаты – махсус хәрби операция катнашучыларын киләчәктә хакимият органнарында һәм дәүләт компанияләрендә эшләү өчен әзерләү.
Рөстәм Миңнеханов хакимият органнары җитәкчеләренә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына, Хәрби комиссариат җитәкчелегенә, «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан Республикасы филиалына, Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясенең республика бүлегенә әлеге эшкә кушылырга кушты.
Свежие комментарии