На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстанда ноябрьдә кемнәрнең пенсияләре артачагы билгеле

Ноябрьдә Татарстан халкының берничә категориясенең пенсияләре арттырылачак.

80 яше тулганнар һәм I төркем инвалидлар өчен өстәмә түләүләр

Октябрьдә 80 яше тулган татарстанлылар ноябрьдән иминият пенсиясенең фиксацияләнгән өлешен икеләтә арттырылган күләмдә ала башлаячак. I төркем инвалид дип танылган гражданнар да шундый ук хокукка ия булачак.

Арттырылган түләү бер генә нигез буенча билгеләнә – яшь буенча гына яисә инвалидлык буенча гына. Әгәр пенсионер инде инвалидлык өчен өстәмә түләү ала икән, 80 яше тулгач аның пенсиясе өстәмә рәвештә арттырылмаяачак.

Хәзерге вакытта иминият пенсиясенең фиксацияләнгән өлеше 8 907 сум 70 тиен тәшкил итә. Димәк, әлеге категориядәге гражданнар өчен түләү 17 815 сум 40 тиенгә кадәр артачак.

Картлык буенча иминият пенсиясе ике өлештән — фиксацияләнгән һәм иминият өлешеннән тора. Беренчесе барлык кешеләргә бертигез күләмдә билгеләнә, ә икенчесе индивидуаль рәвештә исәпләнә: стаж, 2002 елга кадәрге керемнәр һәм әлеге датадан соң тапшырылган иминият кертемнәре суммасы исәпкә алына.

Пилотлар һәм шахтерлар өчен өстәмә түләүләр

Моннан тыш, ноябрьдә гражданнар авиациясе һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләре өчен өстәмә пенсия түләүләрен яңадан исәпләячәкләр.

Әлеге өстәмә түләүләр эш бирүчеләр Социаль фондка җибәреп барган югары иминият кертемнәре хисабына формалаша. Моның ярдәмендә әлеге тармак белгечләре өстәмә пенсия акчалары ала.

Закон нигезендә, мондый түләүләр квартал саен яңадан карала. Аларның күләме хезмәт хакы дәрәҗәсенә һәм мондый өстәмә түләү алу хокукын бирә торган стажның дәвамлылыгына бәйле.

Тәрбиядә кешесе булган пенсионерларга түләүләр

Хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзаларын — 18 яше тулмаган балаларын яки оныкларын тәрбияләүче пенсионерлар өстәмә түләү рәсмиләштерә ала. Тәрбиядәге бала көндезге бүлектә укыган очракта, өстәмә түләү аңа 23 яшь тулганчы саклана.

Пенсионерга тәрбиядәге бер бала өчен фиксацияләнгән түләүнең өчтән бер өлеше, ике бала өчен – өчтән ике өлеше өстәмә түләнә. Өч һәм аннан да күбрәк кеше тәрбияләүчеләр өчен өстәмә түләү пенсиянең фиксацияләнгән өлешенең 100 процентын тәшкил итә.

Мондый өстәмә түләүне пенсия билгеләгән вакытта рәсмиләштерергә мөмкин. Тәрбиядәге кеше соңрак барлыкка килгән очракта, өстәмә түләү алу өчен Социаль фондка гариза бирергә кирәк.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх