Хокук саклау органнары мәгариф өлкәсендәге илкүләм проект белән бәйле масштаблы мошенниклык очрагын ачыклаган. Бу хакта «РИА Новости»га көч структураларындагы чыганак хәбәр иткән.
Тикшерүнең якынча мәгълүматлары буенча, 2021 елда мәгариф өлкәсендәге илкүләм проектны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән 50 миллион сумнан артык акча урланган.
Шул сәбәпле «Аеруча зур күләмдә мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ачылды.Әлегә җинаятьнең детальләре һәм шикләнелүчеләрнең шәхесләре хәбәр ителми. Тикшерү дәвам итә.
Свежие комментарии