На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Казан-Мәскәү автоузышында катнашучы меценатлар Татар мәдәни үзәгендә булды

Казан-Мәскәү автоузышында катнашучы Татарстан меценатлары делегациясе Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә булды. Бу хакта «Мәскәү татарлары автономиясе» хәбәр итә.

Меценатлар белән Мәскәү татарлары автономиясе башлыгы Фәрит Фарисов һәм аның активистлары очрашты.

Алар Автономия һәм Татар мәдәни үзәге эшчәнлеге турында сөйләде һәм үзәкнең тарихи бинасына экскурсия ясады.

Автоузышны оештыручылар Фәрит Фарисовка хәйрия чараларында актив катнашканы өчен Казан мэры Илсур Метшиннан рәхмәт хаты тапшырды.

«Меценатлар» Бизнес-бергәлеге — Казаннан «Кеше приюты» хәйрия проектында актив катнашкан 300 эшмәкәр. Аның кысаларында 30дан артык ризык өләшү пункты бар, аларда көн саен 2700дән артык мохтаҗ кеше 11:00дән 13:00 сәгатькә кадәр кайнар ризык ашый ала.

Программа кысаларында төзелгән приютта үз тормышларын үзгәртергә омтылучы 30га якын кеше яши.

Әгъзалардан килгән взносларың барысы да ашатуга һәм «Кеше приюты»ның яңа нокталарын төзүгә тотыла.

Ссылка на первоисточник
наверх