Түбән Каманың яңа микрорайонында төзелә торган «Ак каен» мәчетен көз ачарга ниятлиләр. Эшчеләр мәчетне тышлау эшләренә кереште. Проект нигезендә бина ак төстә булырга тиеш. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.
Дин тотучылар җыйган акчага Белгород заводында җитештерелүче тышлый торган кирпеч сатып алганнар.
Кызыл кирпеч өстенә дога рәвешендә ак кирпеч салачаклар. Бу процесс күп вакыт таләп итә, монда беренче рәтне дөрес һәм хатасыз салу мөһим.«Ак каен» мәчете 35а микрорайонында урнашкан. Төзелеш эшләре 2019 елда башланды. Мәчет тирәсендәге территорияне коймалар белән әйләндереп алмаска булганнар — ул ачык булачак һәм ял итү урыннары булган парк зонасы белән әйләндереп алыначак.
«Безнең максат — җәй дәвамында мәчетебезне тулысынча тышлау, тәрәзәләр кую, мәчет территориясенә брусчатка җәю, төзекләндерү белән шөгыльләнү», — дип сөйләде Түбән Кама муниципаль районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов.
Свежие комментарии