На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • ВЛАДИМИР БУДЮК
    Просто замечательно, что здесь написано, и я бы даже деньги заплатил, но не понял -- о Чём хорошем здесь говорят. Мож...Түбән Сосна авылы...
  • В С
    О сном statiya ?😂Миләүшә Айтуганов...
  • Татьяна Климова
    Что за хрень. В России язык межнационального общения русский! И нечего здесь русофобию разворачивать!!!Азәрбайҗаннан Әми...

-10 градус салкыннан соң, Татарстанда атна ахырында +2 градуска кадәр җылыта

Атна ахырында Татарстанда циклон аркасында бераз җылытачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген, 5 ноябрьдә, республика циклонның төньяк-көнбатыш перифериясендә (үзәге – Казахстанның Уральск шәһәрендә) була. Болытлы, көндез аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар һәм җепшек кар яварга мөмкин, көндез урыны белән җиңелчә буран булуы ихтимал.

Юлларда бозлавык була. Төнлә һава температурасы -2...-7, көндез 0...-3 градус була, дип хәбәр итә синоптиклар.

Чәршәмбе көнне, 6 ноябрьдә циклон китә һәм атмосфера басымы күтәрелә, Татарстан тыл агымы йогынтысында була. Бары тик урыны белән генә бераз кар явачак. Юлларда урыны белән бозлавык була. Төнлә аязган вакытта -5..-10, ә көндез -1..-6 градус.

Пәнҗешәмбе көнне, 7 ноябрьдә республикада һава торышы кабат үзгәрә – бу юлы төньяк циклоннан җылы фронт килә. Болытлы һәм карлы һава торышы көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык. Төнлә һава температурасы -4..-9, көндез 0..-5 градус була.

Метеорологларның якынча фаразлары буенча, җомга һәм шимбә көнне – 8 һәм 9 ноябрьдә, Татарстанда һава торышы циклон йогынтысында була. Бераз явым-төшем, яңгыр көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык саклана. Температура төнлә 0..-5 градуска, көндез -2..+2 градуска күтәрелә.

Баштарак Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев Казанда кар катламы тулысынча кайчан ятачагын сөйләгән иде.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх