На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Рүзәл Мөхәммәтшин: Бүгенге шартларда Язучылар берлегенең берләшүе, минемчә, иң дөрес юл

Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтаенда Татарстан Язучылар берлегенең Россия Язучылар союзы белән берләшүе турында карар кабул ителде. Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин берләшүгә карата үз фикерен белдерде.

Берәү: «Аптыраганнан суям, кәҗәкәем», – дигән, ди бит. Әлбәттә, дөньядагы, илдәге вазгыять үзгәрәк булса, бу мәсьәлә көн кадагына чыкмас та иде.

Ләкин бүгенге шартларда (ә шартлар бик кискен, катгый) Татарстан Язучылар берлегенең Россия Язучылар берлеге белән берләшүе, минемчә, иң дөрес юл.

Альтернатива да бар иде. Ул очракта Татарстан Язучылар берлегенең вәкаләтләре, милке һ.б. Россия Язучылар берлегенең Татьяна ханым Сушенцова җитәкләгән Татарстан төбәк оешмасына күчәр иде... Ну, бик ялварсак, безгә, бәлки, берәр театрның почмагында сыңар өстәл белән ике урындык сыярлык бүлмә бирерләр иде. Съезд үз карарын чыгарды. Мәсьәлә хәл ителде. Ни булып бетәр – яшәп карыйк», – ди ул.

Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтаенда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.

  • Язучылар берлеге өчен тарихи вакыйга: «Берләштек. Кычытмаган җирне генә кашымыйк»

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх