На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Митрополит Кирилл: «Татар-информ» аудиториягә мөһим дини мәсьәләләрне җиткерә

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл «Татар-информ»ны 35 еллык юбилее белән котлады һәм агентлыкка хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы коллективын 35 еллык юбилее белән чын күңелдән котлыйм! Бу дата – күп еллар дәвамында Татарстан һәм бөтен Россия халкы өчен ышанычлы мәгълүмат чыганагы буларак хезмәт итүче басма тарихында мөһим вакыйга.

Сезнең агентлык объективлыгы, профессиональлеге һәм кешеләргә мөһим, шул исәптән дини сорауларга җавап бирергә омтылуы белән аерылып тора», – дип билгеләде митрополит Кирилл.

Татарстан митрополиясе руханилары «Татар-информ» медиапроектларында катнашу нәтиҗәсендә республикада яшәүче православие динен тотучыларының һәм гомумән җәмгыятьнең тормышына кагылышлы мөһим дини һәм социаль мәсьәләләрне киң аудиториягә җиткерү мөмкинлеге барлыкка килде, дип игътибар итте Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл.

«Мин «Татар-информ»ның епархия миссионерлык бүлеге белән берлектә «Кофе с батюшкой» һәм «Батюшка против» мәгърифәтчелек проектларын гамәлгә ашыруына бик шат. Әлеге проект кысаларында рухани катнашында видеолар әзерләнә. Дин әһеленең тамашачылардан кабул ителгән сорауларга карата фикере һәм җаваплары мәгълүмат киңлегендә яхшырак ориентлашырга, православие тәгълиматына нигезләнгән чын кыйммәтләрне хорафатлардан һәм ялгышлардан аерырга ярдәм итә. Бу проект иҗади конкурсларда берничә тапкыр призер булды», - дип билгеләп үтте Татарстан митрополиясе башлыгы.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх