На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Волынец балалы гаиләләр өчен ял көне турындагы тәкъдимне файдалы инициатива дип атады

Дәүләт Думасы депутаты Евгений Марченконың эшләүче ата-аналарга балигъ булмаган балаларын тәрбияләүдә катнашу өчен аена өстәмә түләүле ял бирү турындагы инициативасы игътибарга һәм хуплауга лаек. Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

Аның сүзләренчә, бу чара гаилә кыйммәтләрен һәм буыннар арасындагы эмоциональ элемтәләрне ныгытуда нәтиҗәле алым булырга мөмкин. Ял көне ата-аналарга бала тормышында активрак катнашырга һәм аның үсүенә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк, бу нык һәм гармонияле гаилә формалаштыруда аеруча мөһим.

«Хәзерге вакытта Россия законнарында балигъ булмаган балалар тәрбияләүче эшләүче ата-аналар өчен билгеле бер гарантияләр бар инде. Әйтик, 18 яшькә кадәр инвалид балалары булган хезмәткәрләргә «әниләр көне», яки өстәмә ял көне бирелә - бу очракта РФ Социаль иминият фонды хисабына түләнә торган аена дүрт өстәмә ял көне каралган», – дип искәртте Волынец.

Моннан тыш, балага 16 яшь тулмаган булса, Ерак Төньяк районнарында һәм аңа тиңләштерелгән территорияләрдә яшәүчеләргә айга бер түләнми торган ял көне каралган. Әлеге чаралар шулай ук җирле хезмәт актлары һәм күмәк килешүләр белән билгеләнә ала.

«Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый ялларга үз әниләре генә түгел, ә баланың опекуннары функциясен башкаручы башка затлар да хокуклы. Бу ялларны ата- аналарның яки опекуннарның берсе файдалана ала, әмма шул ук вакытта аларны бер үк вакытта берничә зат тарафыннан гамәлгә ашыру мөмкин түгел», - дип өстәде балалар омбудсмены.

Ирина Волынец билгеләп үткәнчә, яңа түләүле ял көне кертү тәкъдиме гаиләгә ярдәм итү буенча дәүләт сәясәте кысаларында мантыйкка ярашлы адым булып тора.

«Шуның белән бергә, мондый инициативаны гамәлгә ашырганда эш бирүчеләрнең мәнфәгатьләрен һәм икътисадның төрле тармакларының мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим», – дип сүзен төгәлләде Волынец.

Аналар һәм балаларга ярдәм итү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх