«Миллиард.Татар» каналы «Яндекс.Дзен» платформасындагы татар тарихы турындагы пабликлар арасында иң популяры булды. Каналга язылучылар саны 20 меңнән артып китте.
«Безне дистәләгән мең кеше укуы безнең эшебезнең кирәклеген, әһәмиятле һәм кызыклы булуын раслый», – диләр басма редакциясендә һәм язылучыларга рәхмәт белдерәләр.
Хуплаулар, комментарийлар һәм язмалар белән кызыксыну «Миллиард.Татар»га лидер булырга ярдәм итте, дип белдерәләр.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии