На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Татарстанда алиментлар ничек исәпләнүен аңлаттылар

Гаилә таркалгач, ата-ана балигъ булмаган балаларын тәэмин итәргә бурычлы. Шуңа күрә балалары белән яшәүче ата яки ананың алиментка бирергә хакы бар.

Ата-аналар алиментлар буенча уртак карарга килә һәм тиешле килешүне нотариуста рәсмиләштерә ала. Мондый документта күчерелгән акчаның күләме, шартлары һәм графигы күрсәтелә.

Әгәр килешүгә ирешә алмасалар, алимент суд аша билгеләнә:

– бер балага - түләүче кеременең дүрттән бер өлеше;

- ике балага – хезмәт хакының өчтән бере;

- өч һәм аннан күбрәк балага - гомуми керемнең яртысы.

Шул ук вакытта, суд түләүләр суммасын ике якның да финанс хәленә һәм башка әһәмиятле факторларга бәйле рәвештә үзгәртергә хокуклы.

Алимент күләменә нәрсә йогынты ясый:

- Әгәр алимент түләүченең даими кереме булмаса яисә ул рәсми рәвештә эшкә урнашмаса, алимент яшәү минимумына беркетелгән фиксацияләнгән суммада билгеләнә.

- Эшсезлек буенча пособие алган очракта алимент аның күләменә карап исәпләнә.

- Рәсми эш тә, пособие дә булмаган очракта алимент соңгы эш урынындагы керемнәр буенча яки ил күләмендәге уртача хезмәт хакыннан чыгып билгеләнә.

- Әгәр алимент түләүче пенсионер яисә инвалид булса, алимент суммасы пенсия яисә социаль түләүләрнең күләме нигезендә исәпләнә.

- Әгәр алимент түләүченең берничә эше булса, аның барлык рәсми керемнәре дә исәпкә алына.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.

me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх