На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    На не понятном языке обсуждается где дом взорвать?Филармония директ...
  • Николай
    Почему перевода нет? Здесь террористы обсуждают свои планы?Мамадыш журналист...
  • Николай
    Почему перевода нет? Возможно, что здесь террористы в открытую обсуждают свои планы, а фсб спит?Мөхәммәтшин ФГОСн...

«Геройлар таянычы» үзәге махсус операция катнашучыларының гаиләләренә корбан ите өләшә

«Геройлар таянычы» ресурс үзәге махсус хәрби операция катнашучыларының 250 гаиләсенә, шулай ук хәбәрсез югалган хәрбиләрнең тол хатыннары һәм туганнарына корбан ите өләшә. Бу хакта «Геройлар таянычы» үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР мөфтиенең махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча урынбасары, «Геройлар таянычы» ресурс үзәге җитәкчесе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов билгеләп үткәнчә, иман һәм мәрхәмәтлелек символы булган Корбан гаете бәйрәме махсус хәрби операциядә һәлак булган һәм хәбәрсез югалган хәрбиләрнең гаиләләре турында кайгырту өчен сәбәп булган.

«Әлеге инициатива – традициягә формаль ихтирам күрсәтү генә түгел, ә һәлак булучыларның гаиләләренә чын күңелдән теләктәшлек белдерү һәм кайгырту. Без геройларыбызны хәтерлибез. Һәм без аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтергә тиеш. Бу бәйрәм көне аларга ялгыз булмауларын, аларның хәсрәтен уртаклашуыбызны һәм һәрвакыт яннарында булуыбызны искәртсен», - дип сөйләде Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.

Хәрби хәрәкәтләр ветераны, махсус хәрби операция ветераннары берлеге әгъзасы, «Геройлар таянычы» ресурс үзәге активисты Рүзәл Гыйниятуллин фикеренчә, әлеге акция хәтта бик авыр вакытларда – махсус хәрби операция шартларында да үзара ярдәмләшү, бердәмлек һәм патриотизм сакланып калуның үрнәге булды.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх