На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе Әшеван авылы халкы белән очрашкан

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Биредә ул Омск өлкәсе Усть-Ишим районының Әшеван авылында булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Васил Шәйхразыев авыл халкы белән аралашты, аларны борчыган мәсьәләләр буенча сорауларга җавап бирде.

Шулай ук бирегә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән азык-төлек белән йөк китерелде. Исегезгә төшерәбез, быел Омск өлкәсенең Усть-Ишим районында дамба өзелде, халыкны су баскан авыллардан эвакуацияләделәр. Усть-Ишим районында су 317 торак йортка һәм 467 йорт яны участогы территориясенә кергән. Автомобиль юлларының биш участогында хәрәкәт чикләнгән, 19 торак пункт киселгән иде», – диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх