Эш сәфәре кысаларында Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова өч бүлекчәдәге хәрбиләргә гуманитар йөк тапшыруда катнашты. Гүзәл Хәбетдинова шулай ук хәрбиләр белән аралашты. Алар тәэмин итү мәсьәләләре һәм сугышчылар очраша торган көнүзәк проблемалар турында фикер алыштылар. Аларның кайберләре шәхси үтенечләр белән мөрәҗәгать итте, Гүзәл Хәбетдинова бу мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итәргә кушты.
Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.Җитәкче хәрбиләргә фронтта көн саен күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерде.
«Безнең сугышчыларның рухлары нык. Безне бик җылы каршы алдылар, якташларын күрүгә алар шат! Инде хәзер үк чираттагы йөкне җыю вакытында нәрсәгә басым ясаячагыбызны аңладык. Гомуми эштә бик күп әлмәтлеләр катнаша. Бу ярдәм мөһим генә түгел, ул кирәк! Иң беренче чиратта, өйдән еракта булган егетләребез якташларыбызның җилкәсен тоеп яшәсен өчен кирәк», – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Гүзәл Хәбетдинова.
Свежие комментарии