Татарстан Рәисе һәм «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча Татарстанга килгән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) генераль сәркатибе Хөсәен Ибраһим Таха Болгар архитектура-тарихи музей-тыюлыгында булды. Кунакны Татарстан Дәүләт советы Фәрит Мөхәммәтшин һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршында Россиянең даими вәкиле Турко Даудов озатып йөрде, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.
Ибраһим Таха Болгар ислам академиясендә, Болгар цивилизациясе музеенда һәм Италиядә җитештерелгән, 500 килограмм авырлыктагы, дөньядагы иң зур басма Коръән саклана торган Коръән музеенда булды.

Фото: © Республика парламентының матбугат хезмәте
«Монда барысы да зур цивилизация нигезенә корылганын күрәм. Мин зур эш башкаручы кешеләрне күрдем. Безне, ислам иле вәкилләрен бу, әлбәттә, шатландыра. Татарстанда исламның мәдәни кыйммәтләрен саклау өчен бик күп нәрсә эшләнә», – дип сөйләгән ОИС генераль сәркатибе.
Югары кунакның сәфәре ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлекне үстерергә мөмкинлек бирә дигән ышаныч белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. «Сәяси планда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль сәркатибе сәфәре – республика өчен әһәмиятле вакыйга. Ибраһим Таха икътисади һәм мәдәни потенциал белән таныша, республика Рәисе белән очрашу планлаштырылган. Без Татарстанда үткәннәргә сакчыл карыйбыз, билгеле булганча, тарихын белмәгәннең киләчәге дә начар була. Ислам дөньясы белән үсеш алган товарлар әйләнеше, икътисади элемтәләр, гуманитар хезмәттәшлек республикабызны сизелерлек баета», – диде ул.

Фото: © Республика парламентының матбугат хезмәте
Республика Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, Татарстан ОИС илләре белән хезмәттәшлек үсеше темплары буенча Россия төбәкләре арасында әйдәп баручы урын алып тора. «Хезмәттәшлек дәвам итәр дип кенә түгел, ә ул яңа чикләр алыр дип тә ышанабыз. Күпвекторлы икътисады булган Татарстан өчен бу бик зур әһәмияткә ия», – диде ул.

Фото: © Республика парламентының матбугат хезмәте
Көннең беренче яртысында ОИС генераль сәркатибе Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгында булды, анда Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалы белән танышты. Аның өчен презентацияне агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина уздырды.
Ислам хезмәттәшлеге оешмасы – дөньядагы иң төп ислам берләшмәсе. Аңа даими рәвештә 57 ил, шул исәптән Төркия, Иран, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәб Әмирлекләре керә. Россия оешмада күзәтче статусына ия.
Свежие комментарии