На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

«Саумы, Казан!» бәйгесенә Казанга багышланган шигъри әсәрләр кабул ителә

«Саумы, Казан!» («Здравствуй, Казань!») бәйгесендә 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала. Төп максат – Казанга багышланган шигъри әсәрләр тудыру. Конкурсның гомуми приз фонды – 1,6 млн сум. Моның өчен 15 августка кадәр saumykazan@mail.ru электрон адресына «Саумы, Казан!» конкурсына» тамгасы белән гариза юлларга кирәк.

«Бер катнашучы рус яки татар телендә Казанга багышланган бер генә шигырьләр циклы һәм бер генә поэма тәкъдим итәргә мөмкин, шул ук вакытта ул әлеге әсәрнең (әсәрләрнең) авторы булуын һәм беркемнең дә авторлык хокукларын бозмавын гарантияли. Конкурс эшләренең 2025 елдан да иртәрәк язылмавы шарт», – дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Шарт буенча бәйгедә гаризада катнашучы турында белешмә тутырыла: фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган көне, эш/уку урыны, яшәү урыны, элемтә өчен телефон, электрон адрес, шулай ук конкурс эшенең исеме, язу датасы һәм номинациясе. Конкурс эшен «MS Word» текст редакторында тәкъдим итәргә кирәк (шрифт «Times New Roman», 14 pt, 1,5 интервал).

Жюри әгъзалары конкурста катнашучыларның эшләрен 16 августтан 21 сентябрьгә кадәр карап, иң яхшы әсәрләрнең авторларын билгелиячәк. Җиңүчеләр 2025 елның 22 сентябрь – 31 декабрь аралыгында игълан ителәчәк. Конкурс нәтиҗәсе буларак шигъри җыентык чыгару да күздә тотыла.

Бәйге ун номинация буенча үткәрелә. Иң яхшы шигырьләр циклы һәм поэма язучы авторларга ике яшь категориясендә (18-35 яшь һәм 35 яшь һәм өлкәнрәк) һәр номинация өчен акчалата премияләр тапшырылачак:

Казанга багышланган шигырьләр циклы (рус яки татар телендә):

  • I урын – 70 мең сум;
  • II урын – 50 мең сум;
  • III урын – 30 мең сум.

Казан турында поэма (рус яки татар телендә):

  • I урын – 100 мең сум;
  • II урын – 80 мең сум;
  • III урын – 60 мең сум.

Шулай ук «үзенчәлекле яңгыраш» номинациясе дә каралган – рус телендә иҗат ителгән әсәр өчен аерым һәм татар телендә язылган әсәр өчен аерым 20 мең сум тапшырылачак.

Бәйгенең нигезләмәсе һәм шартлары белән тулырак сайтта танышырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

  • Искәртеп узыйк, беренче тапкыр «Саумы, Казан!» конкурсы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында үткәрелде. Беренче конкурста каләм ияләре үзара көч сынашты. Иң яхшы дип табылган татар һәм рус телләрендәге әсәрләр «Саумы, Казан!» / «Здравствуй, Казань!» дип аталган 1000 тиражлы хикәяләр җыентыгы булып дөнья күрде.
  • 2023 елда узган бәйгедә рәссамнар көч сынашты. Конкурсның нәтиҗәсе буларак Казан Кирмәненең Гавами урыннарында күргәзмә оештырылды, открыткалар җыентыгы дөнья күрде. 2024 елда меңьеллык Казан риваятьләренә багышланган конкурста осталар декоратив-гамәли сәнгатьнең күн эшкәртү, керамика, киез басу һәм чигү юнәлешләре буенча көч сынашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча заманча сәнгать галереясында күргәзмә оештырылды.
  • «Саумы, Казан!» («Здравствуй, Казань!») конкурсын Казан мэриясе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх