На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Димитровградта Габдулла Тукай исемендәге 22нче татар мәктәбенең 20 еллыгын бәйрәм иттеләр

Димитровград шәhәренең Г. Тукай исемендәге 22 нче татар мәктәбенең 20 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды. Әлеге мәктәп 2004 елның көзендә тантаналы рәвештә ачылган иде. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннатуллин катнашты, дип хәбәр итә конгресс матбугат хезмәте.

Бу мәктәптә белем алучы барлык балалар да татар телен hәм әдәбиятын аерым фән буларак өйрәнәләр. Татарстан мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән уку-укыту программасы нигезендә дәресләрне бай тәҗрибәле, үз эшләренә иҗади якын килә белүче педагоглар алып бара.

Мәктәпне тәмамлаучы егетләр hәм кызлар ел саен БДИ нәтиҗәләре буенча югары баллар җыеп, Димитровград, Ульяновск, Самара, Мәскәү hәм Казан вузларына укырга керәләр.

  • 2011 елда мәктәптә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай бюстын ачылды.
  • 2016 елның 27 июлендә Димитровград шәhәр Думасы карары нигезендә, 22 нче санлы мәктәпкә Габдулла Тукай исеме бирелде.

Ссылка на первоисточник
наверх