На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • РА М
    Председатель Госсовета Татарстана Фарид Мухаметшин поздравил в своем Telegram-канале Государственного советника РТ, п...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • valeri bolgov
    Может я что-то пропустил, но когда татарский язык стал в России основным?Майкоп шәһәрендә ...
  • Владимир
    Нихрена не понял, что там написано??? Может быть они между собой договариваются убивать русских???Арчада Коръәни Кә...

Баулы эшмәкәрләре Башкортстанда тәҗрибә уртаклашты

Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында урнашкан «Бабай утары» этнографик комплексында, Бөтенроссия татар авыллары форумына әзерлек кысаларында, эшмәкәрләр фестивале узды. Анда Баулы районыннан авылларда гаилә бизнесын алып баручы дүрт гаиләдән 8 кеше катнашты. Алар, эш башлау тарихы, эш юнәлешләре хакында сөйләп, башка төбәкләрдән килгән эшмәкәрләр белән тәҗрибә уртаклашты.

Бу хакта «Баулы-информ» сайтында Индира Сәйфетдинова яза.

« Мондый чарага килгәнемә бик шатмын, безнең аралар ерак түгел. Ә ерак араларны якын итеп килгән эшмәкәрләргә рәхмәтемне җиткерәм. Бик күп эшләрегезне читкә куеп, бүген бирегә килә алгансыз», – дип, кунаклар алдында Баулы районы делегациясе исеменнән чыгыш ясады «РАДУГА» ял һәм туризмны оештыру үзәге проекты җитәкчесе Зөлфия Латипова.

«Баулы районында туризм юнәлешендәге күпкырлы эшмәкәрлек эшен мин 11 ел элек башладым. Күптән хыялланып йөргән уйларымны тормышка ашырам. Мин –авыл җирендә туып-үскән, авыл җирен яратучы, еллар узгач, барыбер үз авылыма кире кайткан кеше. Мин үзем Исергәп авылыннан. Анда мин «Авылда ял» глэмпинг, «Инеш буе» экопаркын ачтым. Гаилә бизнесын үзең һәм җәмәгатең генә түгел, ә балалар да өйрәнеп, белеп дәвам итәрлек булырга тиеш. Бүген мин монда үзем генә түгел, коллегаларымны да алып килдем», – дип сөйләде ул.

Зөлфия Латипова бүгенге көндә район эшмәкәрләрен берләштереп торучы.

«Без райондагы 200дән артык эшмәкәрне бер чатка тупладык. Анда без актив аралашып яшибез. Ә аралашу эшебезгә ярдәм итә, без бүген бердәм», – дип сөйләде ул фестивальдә катнашучыларга.

Баулы районы эшмәкәрләре хакында сөйләгәндә, Зөлфия Рәсимовна физалис үстереп, аннан сертификацияле кайнатмалар әзерләүче Ришат Юнысов хакында да бәян итте, ул җитештергән күп төрле кайнатмаларны күчтәнәч итеп тапшырды. Шулай ук Баулы кырларында хәтта киндер культурасын да чәчеп үстерүче Артур Шәмсуаров хакында горурланып сөйләде.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх