Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан җыелган бишенче ярдәм партиясе Луганск Халык Республикасының Северодонецк шәһәренә җибәреләчәк. Акциядә беренче тапкыр министрлык хезмәткәрләренең балалары катнашты, алар хәрбиләргә рәсемнәр ясады һәм хатлар язды.
«Безнең хезмәткәрләр чираттагы тапкыр Луганск өлкәсенә гуманитар йөк җыйды һәм җибәрде.
Элегрәк без Донецк өлкәсенә гуманитар ярдәм җибәрә идек. Хәрбиләр соравы буенча маскировка челтәрләре, балаклавалы шапкалар, җылы һәм эш перчаткалары, бензин пычкысы, газ горелкалары өчен газ баллоннары, шуроповерт, дымлы салфеткалар һәм сөлгеләр, капсулалы кер юу порошогы, эчке җылы кием сатып алдык. Хәрбиләр канәгать калыр дип уйлыйм», - дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының профсоюз рәисе Юлия Николаева.Ватанны саклаучылар елында һәм Җиңүнең 80 еллыгы елында министрлык хезмәткәрләре хәрбиләргә ярдәм җибәрүгә үз балаларын җәлеп итәргә булган. Балалар бакчаларына йөрүче балалар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен рәсемнәр ясады, ә өлкәнрәк балалар хәрбиләргә шигырьләр белән хатлар язды.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк алгы сызыктагы хәрбиләргә актив ярдәм күрсәтә», - диде Юлия Николаева.
Свежие комментарии