На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Миңнеханов һәм Тыва башлыгы төбәкләрнең хезмәттәшлеге буенча чаралар планын имзалады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XXVIII Петербург халыкара икътисади форумында Тыва башлыгы Владислав Ховалыг белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан предприятиеләре Тыва белән хезмәттәшлекне үстерүгә карата зур кызыксыну белдерә.

Хәзерге вакытта Көнчыгыш Себер Республикасына йөк техникасы, шин продукциясе, компьютер техникасы һәм башка товарлар озатыла.

«Без машина, автомобиль төзелеше, авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә телибез», – дип искәртте ТР Рәисе.

Тыва Республикасы башлыгы очрашуны әңгәмәдәшенә рәхмәт сүзләрен җиткерүдән башлады. «Безнең мөнәсәбәтләрне үстерүгә игътибар күрсәткәнегез өчен рәхмәт. Без бик нык якынайдык һәм дуслаштык», - диде Владислав Ховалыг.

Ул «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумында катнашырга чакыру алуын билгеләп үтте һәм бу чарага делегация җибәрәчәген әйтте.

Очрашу кысаларында 2026-2028 елларга Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Тыва Республикасы Хөкүмәте арасында икътисади, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында Килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы имзаланды.

XXVIII Петербург халыкара икътисади форумы 18 июньдә Санкт-Петербургта башланды, ул 21 июньдә тәмамланачак. Эшлекле программаның төп чаралары «Экспофорум» Конгресс-күргәзмәләр үзәгендә уза.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.

com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх