На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Бегишево аэропортында очышларга вакытлыча чикләүләр керттеләр

Түбән Кама аэропортында пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы аркасында чикләүләр керттеләр, дип хәбәр итә Росавиация. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы «Келәм» режимы кертелүе турында хәбәр итте.

Республика территориясендә «пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдә.

Исегезгә төшерәбез, кичә республика территориясендә дошманның 5 пилотсыз очкычы бәреп төшерелде.

24 июньдә 11:08 сәгатьтән 25 июнь 5:15 сәгатькә кадәр Татарстан территориясендә «пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдә булды. Казан һәм Түбән Кама аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелде. Чикләүләр гамәлдә булган чорда Татарстан башкаласына рейслар башкаручы 10 самолет, Түбән Камага очучы бер самолет запас аэродромнарга җибәрелде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх