На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга Эфиопия Премьер-министры килде

Бүген башлана торган БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга Эфиопия Премьер-министры Абий Әхмәт килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды, дип хәбәр итте республика башлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Эфиопия Федератив Демократик Республикасы БРИКСка рәсми рәвештә 2024 елның 1 гыйнварында кушылды.

Илне берләшмәгә кертү турында карар узган елның августында Көньяк Африка шәһәре Йоханнесбургта узган 15нче саммитта кабул ителде.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген Казанда БРИКС саммиты башлана. Чара берләшмә катнашучысы булган илләр делегацияләре башлыкларының очрашу тантанасы белән башлана. Алар рәсми булмаган төшке ашка җыела.

Россия Президенты Владимир Путинның «Яңа үсеш банкы» президенты Дилма Руссефф, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамапоса, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин һәм Мисыр Президенты Абдел Фаттах ас-Сиси белән очрашулары планлаштырылган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх