На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы идарәсенең бүлек башлыгы тоткарланды

Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы идарәсенең бүлек башлыгын тоткарлады. Ул мошенниклыкта, вазифаи вәкаләтләреннән законсыз файдалануда һәм эшкуарлык эшчәнлегендә законсыз катнашуда шикләнелә. Бу хакта Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматлары буенча, биредә Илшат Әминов хакында сүз бара. Көч ведомствосы мәгълүматларыннан күренгәнчә, ул файда алу ниятеннән коммерция структураларына ярдәм күрсәткән. Нәтиҗәдә, дәүләткә аеруча зур күләмдә зыян килгән.

Әминовка карата җинаять эше кузгатылган, хәзерге вакытта оператив-эзләү чаралары үткәрелә.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх