На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Эльвира Величутина (Вишневская)
    Что за фигня?Татарстан синопти...
  • Evgenija Palette
    Сколько можно говорить... ПОШЛИ НА "Х"... Говорите на Государственном языке... А не на своем ОДНОСЛОЖНОМ НАРЕЧИИ...Кукмара кешесе хә...
  • spoli
    А можно по русскиӘлмәтнең балалар ...

Сәрдәр Тагировский Әлмәт театрында булачак премьера турында: Безнең өчен эксперимент

Әлмәт театры бу сезонда берничә премьера тәкъдим итәчәк, шул исәптән иммерсив спектакль дә көтелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева 1 декабрьдә театр бинасы буйлап иммерсив спектакль куелачагын әйтте. «Безнең бина театр бинасы буларак төзелмәгән, ул 1960нчы елда нефтьчеләрнең техника йорты буларак сафка бастырылган.

Анда мәдәният, сәнгать һәрвакыт кайнап торды. Шәһәр халкы ул бинаны театр бинасы дип белә, ә аның тарихы бар. Бина язмышы – ил тарихы», – дип сөйләде ул.

Театрның баш режиссеры Сәрдәр Тагировский сүзләренчә, бу спектакль театрның юбилей елы белән бәйле. «Тамашачыны яңа кызыклы формалар, эксперимент көтә. Театрны башка күзлектән күрсәтәсе килә, театр бинасы буйлап сәяхәт ясарга телибез. Спектакль безнең өчен дә бик кызыклы эксперимент булачак», – диде ул.

Театр җитәкчелеге сүзләренчә, 20 декабрьдә балалар өчен спектакль чыгачак. Киләсе елда Илгиз Зәйниевнең «Җиләкле җәй» комедиясе көтелә. Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» әсәре буенча 12-13 декабрьдә премьера көтелә, тик спектакль башка исем белән чыгачак. Әлегә эш исеме «Сансыз», диде театр директоры.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх