На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Татарстан яшьгвардиячеләре Курск өлкәсендә яшәүчеләр өчен ярдәм җыю турында игълан итте

Татарстан яшьгвардиячеләре гуманитар ярдәм җыю турында игълан итте, аны Курск өлкәсендә яшәүчеләргә озатачаклар.

Ярдәм Казандагы «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» гуманитар үзәгендә кабул ителә, адресы: Жуковский урамы, 12, дип хәбәр итә гвардиянең матбугат хезмәте.

Элегрәк Татарстан Хөкүмәте зыян күрүчеләргә ярдәм җыю өчен счет ачкан иде.

Искәртеп узабыз, 6 августта Украина Кораллы көчләре Курск өлкәсенә һөҗүм итте. Россиянең һава һөҗүменнән саклану чаралары төбәк өстеннән очкан 26 пилотсыз очу аппаратын, берничә ракетаны бәреп төшерде, шулай ук һөҗүм итүчеләрнең дәүләт чиген бәреп керү омтылышына чик куйды. Нәтиҗәдә, 5 кеше һәлак булды, 28е яраланды.

РФ Президенты Владимир Путин әлеге хәл Киев хакимиятенең масштаблы провокациясе дип белдерде. Элегрәк Курск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Смирнов дәүләт башлыгына төбәктәге вазгыять хакында сөйләгән иде.

Ссылка на первоисточник
наверх