На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Татарстанда теркәлмәгән этләр өчен штраф 2025 елның 1 июленнән гамәлгә керергә мөмкин

Татарстанда теркәлмәгән этләр өчен штрафлар 2025 елның 1 июленнән үк гамәлгә керергә мөмкин. Аларның күләме 2 меңнән 4 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. ТР Министрлар Кабинеты әлеге закон проектын ТР Дәүләт Советына каравына тәкъдим итте.

Документ нигезендә, ТР Административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр кертелергә мөмкин.

Йорт хайваннарын күп фатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында һәм өй яны территорияләрендә асраган, шулай ук этнең мәҗбүри теркәү турында документы булмаган өчен аларның хуҗаларына штраф салыначак. Әгәр кеше штрафка тартканнан соң да «дүрт аяклы дустын» теркәмәсә, мәҗбүри теркәлү турындагы таләпне кабат бозган өчен штраф күләме 5 мең сумга кадәр арттырылыр дип көтелә.

Закон проекты кабул ителгән очракта, беркетмәләр төзү һәм мондый хокук бозуларга бәйле эшләрне Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе караячак.

Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге закон хайваннарга карата мөнәсәбәт өлкәсендә хокукый җайга салуның нәтиҗәлелеген арттырачак, шулай ук хайваннарны һәм аларның хуҗаларының хокукларын якларга ярдәм итәчәк.

 

Ссылка на первоисточник
наверх