На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Роскомнадзор WhatsApp һәм VPN-сервисларны блоклау турындагы имеш-мимешләрне шәрехләде

Роскомнадзор коммуникациянең рәсми каналларында бастырылган рәсми мәгълүматка гына ышанырга чакырды. Шулай итеп ведомствода WhatsApp һәм VPN-сервисларны блоклау турындагы имеш-мимешләрне шәрехләделәр, дип яза ТАСС.

«Роскомнадзор рәсми мәгълүматка гына ышанырга чакыра», - диелә хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, чикләүләр кертүгә кагылышлы барлык карарлар билгеләнгән тәртиптә кабул ителә һәм халыкка рәсми коммуникация каналлары ярдәмендә тиз арада җиткерелә.

Элегрәк Дәүләт Думасының мәгълумати сәясәт комитеты башлыгының беренче урынбасары Антон Горелкин WhatsApp мессенджерына Россия базарыннан китәргә әзерләнергә вакыт, дип белдергән иде.

Шул ук вакытта аналитик Урван Парфентьев Россия халкы WhatsApp Россиядән киткән очракта да аннан файдаланачак дип фаразлый. Шул ук вакытта ул шулай ук Whatsapp мессенджерын Telegram га караганда куркынычсызрак мессенджер дип атады.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх