Зәйдән хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм илтеп тапшырдылар. Бу — халык акчасына алынган «Газель» машинасында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына илтелгән бишенче гуманитар ярдәм. Аны хәрби хәрәкәтләр ветераны Юрий Павлов, Александр Колышев һәм Евгения Рудакова илтеп кайтты.
Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Хәрбиләргә маскировкалау челтәрләре, тәгәрмәчләр, инструментлар, медикаментлар, гигиена чаралары, исемле посылкалар һәм башка мөһим булган әйберләрне алып барганнар.

«Газель» машинасы хәрбиләр өчен кирәкле әйберләр белән шыплап тулган иде. 170ләп маскировкалау челтәре генә озаттык», — ди Зәйдә маскировкалау челтәрләре үрү эшен оештыручы, «Zаинск с Vами» волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова.

«Гуманитар ярдәм илтүчеләр барлык юнәлешләрдә хезмәт итүче якташларыбыз янында булган. Эш тукталмый, хәзер волонтерлар чираттагы гуманитар ярдәмне җыю буенча зур эш алып бара», диелгән хәбәрдә.

Свежие комментарии