На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Кремль Иран Президентының Казанга БРИКС саммитына килүен раслауны көтә

Россия хакимияте Иран Ислам Республикасы Президенты Масуд Пезешкианның БРИКС саммитына килүен дипломатик каналлар аша раслауны көтә. Саммит Казанда октябрьдә уза. Бу хакта журналистларга Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков сөйләде. ТАСС шул хакта хәбәр итә.

«Юк, әлегә юк (Иран Президентының Казанга БРИКС саммитына килүен раслау).

Без аны дипломатик каналлар аша көтәбез», - дип аңлатты РФ Президентының матбугат сәркатибе.

Шуңа бәйле рәвештә Пезешкиан «чакырылган, аңа бу саммит кырларында конкрет очрашу тәкъдим ителә», дип искәртте ул.

Иранның Мәскәүдәге илчесе Казем Джалили Иран Ислам Республикасы Президенты мөгаен БРИКС саммитында катнашыр һәм хәзер бу сәфәргә әзерлек алып барыла, дип билгеләп үткән иде.

Ссылка на первоисточник
наверх