На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Аллаһ бездән зур корбаннар таләп итми, ул аңа мохтаҗ түгел

Татарстан Республикасының мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан гаетенең мәгънәсе турында әйтте. Бу хакта ул Кукмараның яңартылган тарихи Мәчкәрә авылы мәчетендәге гает вәгазендә сөйләде.

«Корбан гаетенең мәгънәсе шул: ул Раббыбызга сансыз нигъмәтләре өчен рәхмәтләребезне белдерергә, малларыбызның иң яхшысын сайлап алып, аның ризалыгы өчен корбан китереп, мохтаҗларга таратып, аңа үзебезнең тугрылыкны исбат итәргә мөмкинлек бирә.

Ибраһим һәм Исмәгыйль галәйһиссәлам күрсәткән тугрылык – тиңсез. Күпме генә корбан чалсак та, без аларның үрнәген беркайчан кабатлый алмабыз. Аллаһ бездән андый зур корбаннар таләп итми дә. Ул аңа мохтаҗ түгел, ләкин әгәр дә без Раббыбыз кушканнарны үтәсәк, ул тыйганнардан тыелсак, шул да җитәр иде», – диде ул.

Шулай ук ул моңа кагылышлы Коръәннән аятьне дә әйтеп узды. «Коръәндә болай диелә: «Аларның итләре дә, каннары да Аллаһка ирешәчәк түгел. Аңа сездән бары тик тәкъвалык кына ирешә», – диде ул.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх