На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Зәй яшьләре ветераннарның һәм махсус операциядә һәлак булганнарның каберләрен чистартты

Зәйнең «Дуслык» яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыларның каберлекләрен даими чистартып тора. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.

Кышка керер алдыннан бу эшләрне башкару аеруча мөһим. Мондый чаралар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында яшьләрдә патриотик кыйммәтләр формалаштыру буенча бурычларны тормышка ашыра.

«Безгә тыныч күк йөзе, матур тормыш бүләк итүчеләргә без аларның каберләрен чистартып-тәртиптә тотып рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бу - безнең бурычыбыз, патриотик тәрбия бирүнең мөһим өлеше булып тора. Мондый эшләр җәмгыятьне берләштереп кенә калмый, яшьләргә Ватан өчен батырларча көрәшүчеләрнең батырлыклары турында да искә төшерә», – ди «Дуслык» яшьләр үзәге җитәкчесе Наилә Ентальцева.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх