На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...
  • Владимир Соловьев
    ЧТО - ЧТО?!Илназ Фазуллин: «...

«Ак Барс» хоккейчылары Сочидан килгән команданы 5 алка кертеп отты

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары «Сочи» командасын җиңде. Уен «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

«Сочи» хәзерге вакытта Континенталь хоккей лигасы таблицасының аскы өлешендә баручы аз җиңүче командаларның берсе.

Әлеге матч «Ак Барс» һөҗүмчесе Никита Дыняк өчен Континенталь хоккей лигасында 250нчесе булды, һәм аларның барысы да Казан командасы составында.

Ул «Ак Барс»та 2019 елдан бирле уйный.

Никита Дыняк

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Беренче период уртасында «Ак Барс» сакчысы Никита Лямкин, көндәшенә кәшәкәсе белән бәреп, кагыйдә бозды һәм командасын азчылыкта калдырды. Ике минут узгач, Никита Лямкин, штрафчылар эскәмиясеннән чыгуга, алканы «Сочи» капкасына кертеп куйды (1:0).

Унтугызынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Егор Коршков голы исәпне үзгәртте, ул өч көн элек узган «Ак Барс» – «Барыс» матчында үзенең голы белән Континенталь хоккей лигасында 200нче очкосын җыйган иде (2:0). Никита Лямкинга да, Егор Коршковка да голга китергән нәтиҗәле пасларны Артём Галимов бирде.

Периодның соңгы секундларында Казан командасы капитаны Дмитрий Яшкин гол кертте, ул да узган уенда гол авторларының берсе иде (3:0).

Дмитрий Яшкин

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Икенче периодның дүртенче минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, беренче периодта нәтиҗәле паслар өләшүче Артём Галимов үзе дә гол кертте. Беренче периодтан соң ул «Ак Барс Шоу» алып баручыларының берсе Сергей Малимонов белән кыска әңгәмәдә бүген трибуналарда аның әнисе һәм энесе утыруын әйткән иде (4:0).

Уникенче минутта Семён Терехов «Сочи» капкасына бишенче алканы кертте (5:0). Унҗиденче минутта «Сочи» һөҗүмчесе Тимур Хафизов гол кертте. Тимур Хафизов тумышы белән Казаннан, КХЛда беренче уеннарын Түбән Каманың «Нефтехимик» составында үткәрде (5:2).

Өченче периодның унберенче минутында, «Сочи» азчылыкта уйнаса да, Тимур Хафизов «Ак Барс» капкасына икенче алкасын кертте (5:2).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Барабанов – Петан – Яшкин, Юдин – Миллер;
  • Коршков – Сафонов – Галимов, Лямкин – Марченко;
  • Терехов – Семёнов – Кошелев, Журавлёв – Яруллин;
  • Дыняк – Кателевский – Җамалтдинов, Лучевников – Евсеев.

«Сочи»

  • Иванов (Заврагин);
  • Кузнецов – Криштоф – Попов, Мокрушев – Федотов;
  • Васильков − Рассказов – Чебыкин, Волков – Грэм;
  • Аврамов – Швырёв – Суворов, Тришин – Крощинский;
  • Сероух − Хафизов – Авершин (Федотов), Мачулин.

«Ак Барс»ның киләсе уены Тольяттида узачак. «Лада» командасына каршы матч 25 сентябрьдә 18:00 сәгатьтә башлана.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх