Татарстанның авыл хуҗалыгы комплексы казанышлары турында республиканың зур шәһәрләрендә яшәүчеләрнең 5 проценттан кимрәге хәбәрдар булуы хакында мәгълүмат - көтелмәгән. ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртеп узабыз, элегрәк үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, татарстанлыларның 4,9 проценты гына республиканың үз-үзен азык-төлек белән тәэмин итүен белә.
«Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы инде күптән үз халкының төп азык-төлеккә ихтыяҗын 100 процентка каплый! Икенче төрле әйткәндә, аграрийларның тырышлыгы нәтиҗәсендә кибетләрне һәм суыткычларны төп азык-төлек белән тутырыр өчен Татарстанга читтән берни дә кертергә кирәкми, барысын да үзебез, үз җиребездә җитештерәбез», - диде министр.
Ул билгеләп үткәнчә, ит, сөт, йомырка һәм ипи белән тәэмин ителеш Татарстанның һәр кешесенә исәпләгәндә норманың 100 проценттан артыгын, шикәр һәм чөгендер буенча – 300 проценттан артыгын тәшкил итә, ә үсемлек мае буенча тәэмин ителеш нормадан 7 тапкыр артып китә.
«Югары нәтиҗәләргә агротехник чараларны төгәл үтәү, яңа технологияләр кертү, тармакка уникаль белгечләр җәлеп итү нәтиҗәсендә ирешелә. Бу без 24/7 режимында шөгыльләнә торган җентекле һәм системалы эш», - дип искәртте Җәббаров.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, агросәнәгать комплексы ирешелгән дәрәҗәдә - Татарстан халкын төп азык-төлек белән 100 проценттан күбрәккә тәэмин итү белән туктап калмаячак.
«Республикада терлекчелек фермалары һәм комплекслары төзү, терлекне исәпкә алуның цифрлы системасын, көтү һәм тукландыру белән идарә итү программаларын кертү буенча актив эш дәвам итә. Төбәк җир белән эшләүнең интенсивлыгын арттыра, тармакның һава торышы һәм климат факторларына бәйлелеген киметә», - диелә хәбәрдә.
Соңгы 5 елда 51,4 мең башка исәпләнгән 82 сөтчелек комплексы һәм фермасы файдалануга тапшырылган. Шул исәптән 2023 елда – 10,6 мең башка исәпләнгән 19 сөтчелек комплексы.
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең максатчан тырышлыгы нәтиҗәсендә Татарстан 2024 елның җәендә үз тарихында беренче тапкыр тәүлегенә 5 мең тонна сөт савып алуга иреште.
Заманча сөт комплексларын төзү һәм файдалануга тапшыру сөт җитештерүне алга таба елына 2-3 процентка арттыру өчен база формалаштыра.
Хәзерге вакытта үсемлекчелек юнәлешендә югары маржиналь культуралар белән эшләү һәм аларны эшкәртүгә басым ясала, югары нәтиҗә бирүче, куркынычсыз сыек ашламаларга, ил селекциясендәге үсемлекләрнең яңа сортларын үзләштерүгә актив күчеш бара.
Үзгәрүчән һава шартларына бәйлелекне киметү мелиорация комплексын яңарту хисабына тәэмин ителә.
Игенчелекнең туфракның уңдырышлылыгын арттырырга мөмкинлек бирә торган агроландшафт туфрак саклау системалары актив рәвештә гамәлгә кертелә.
Техниканы яңартудан башка югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел. Татарстан Республикасы, игенчеләргә сатып алына торган яңа җиһазларның 30 процентын компенсацияләп, авыл хуҗалыгы техникасы паркларын яңарту программасын гамәлгә ашыра.
Свежие комментарии