На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Петербург халыкара икътисади форумы-2025 башланды

Бүген Санкт-Петербургта Петербург халыкара икътисади форумы башланып китте. Форум 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Эшлекле программаның төп чаралары «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәгендә уза.

140 илдән 20 мең кеше форумда катнашуын раслаган. Анда шулай ук Татарстан делегациясе дә катнаша. Делегацияне республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкләячәк дип көтелә.

Төбәкләрнең казанышлары һәм Россия компанияләренең инновацион проектлары күргәзмәсе – форумның аерылгысыз өлеше.

Татарстан стенды Н павильонына керү өлешендә урнаштырылган. Стендны татар милли бизәнү әйберләре белән илһамланып бизәгәннәр.

Эшлекле программаның беренче чараларының берсе буларак «Төбәкләр һәм икътисади зоналар: Россия-Кытай хезмәттәшлегенең яңа офыклары» түгәрәк өстәле узды. Татарстан белән Кытай арасында хезмәттәшлек алып бару тәҗрибәсе турында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина сөйләячәк.

Пленар утырыш җомгага, 20 июньгә, планлаштырылган. Анда Россия Президенты Владимир Путинның чыгышы көтелә.

Видео: © «Татар-информ», Динара Прокопьева

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх