
Чаллы башкарма комитеты «2026-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» муниципаль программасын раслады. Документ татар, рус һәм Татарстандагы башка халыкларның телләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, милли белем бирү һәм татар телен тормышның барлык өлкәләрендә куллануны киңәйтү шәһәрнең иң мөһим бурычлары булып кала.
Чаллыда балаларны туган телләрендә укыту һәм тәрбияләү өчен шартлар тудырылган: 129 балалар бакчасының 348 төркемендә татарча дәресләр алып барыла. Аларда 7,4 меңнән артык бала тәрбияләнә.
Шәһәр мәктәпләрендә төрле милләттәге 73 меңнән артык укучы белем ала. Аларның 12,5 меңе туган телдә белем һәм тәрбия бирүче сыйныфларга йөри. Узган ел белән чагыштырганда мондый сыйныфлар өлеше 2,6 процентка арткан.
Шулай ук Чаллыда гимназияләр һәм лицей-интернатларны да кертеп, 11 татар мәктәбе эшли. Шул ук вакытта «Родник» Халыклар дуслыгы йорты базасында 11 клуб берләшмәсе эшли, аларда төрле милләт балалары үз халыкларының туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнә.
Программаның бурычлары арасында - татар һәм рус телләренең тигез кулланылуына ярдәм итү, тел сәясәтен фәнни-методик яктан тәэмин итү һәм җәмгыятьтә туган телләрнең абруен күтәрү.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии