На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Татары, пошли вон с русскоязычных сайтов. ИЛИ ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ - НА РУССКОМ...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • Владимир Ахтырченко
    Самоуправление региона- это не значит выходить в эфир на общегосударственных каналах России на своём региональном язы...Әгъзам Гобәйдулли...
  • Evgenija Palette
    ТЕПЕРЬ УЖЕ ЖИДЫ СТАЛИ ПРОПОГАНДИРОВАТЬ ИСЛАМ...Россия ислам инст...

Алабугада җәядән ук ату буенча «Туган батыр» IV Бөтенроссия турниры узды

Бүген Алабугада җәядән ук ату буенча «Туган батыр» IV Бөтенроссия турниры узды. Ярышлар тарихи урында - федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булган Алабуга шәһәрчегендә оештырылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел турнир Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы һәм Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы кысаларында уза.

Фото: © ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте

Әлеге ярышны Татарстан мөфтияте, Алабуга шәһәре һәм районы мөхтәсибәте, Алабуга шәһәре һәм районы хакимияте, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, Казан шәһәре «Туган авылым» милли-туристик комплексы, Башкортстан Республикасының «Мәргән уксы» атка утырып ату һәм традицион җәядән атуны үстерү буенча автоном коммерцияле булмаган оешмасы, «МАКСАТ» спорт клубы (Алабуга шәһәре), Россия Федерациясенең җәядән ату федерациясе һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгы оештырды.

Турнир 2022 елдан Татарстан Республикасы Рәисенең гражданлык җәмгыятен үстерү буенча гранты ярдәмендә үткәрелә.

Турнирны изге Коръән аятьләрен укып һәм дога кылып дөньякүләм танылган дин галиме, Коръән хифзы буенча иң югары дәрәҗәгә ия (10 кыраәт белгече), Фарсы култыгы илләрендә Коръән буенча конкурсларда баш хөкемдар һәм жюри рәисе, Мөхәммәд пәйгамбәрнең дәвамчысы, Дубай халыкара изге Коръән премиясе (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, Казанда кулъязма Коръән әзерләү комиссиясе әгъзасы шәех Мәъмүн әр-Рави ачып җибәрде.

Фото: © ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте

Турнирның рәсми ачылышында Татарстаннан, Башкортстаннан, Әстерхан, Омск һәм Кемерово өлкәләреннән 107 укчы һәм кунакларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Алабуга шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы Рөстәм Нуриев, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко, «Туган Батыр» проектына нигез салучы, «Туган авылым» милли-туризм комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Кыргызстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Эрик Бейшимбиев, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз, Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Исхаков һәм башкалар сәламләде.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт әлеге турнирны оештырган өчен Радик Абдрахмановка, шулай ук бу проектка катнашы булган барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.

Радик Абдрахманов, үз чиратында, «Туган батыр» турнирының үсеп килүче буынны тәрбияләүгә уңай йогынты ясаучы вакыйга булуын билгеләп үтте. Ул ТР Рәисенә, Татарстан Мөфтиенә, үз вакытында әлеге чараны уздыру башлангычы белән чыккан имам-мөхтәсиб Хәлим хәзрәт Шәмсетдиновка ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Рәсми ачылыштан соң хәзрәтләр, аксакаллар, турнирда катнашучылар, кунаклар һәм алабугалылар әлеге тарихи җирлектә борынгы Ак мәчет урынында Камил хәзрәт җитәкчелегендә җәмәгать белән өйлә намазын укыды һәм Бөек Ватан сугышында, махсус хәрби операциядә һәлак булучылар рухына багышлап, шулай ук туган җиребезнең иминлеге өчен дога кылды.

Турнир башланырга берничә көн кала Алабуга шәһәренең барлык мәчетләрендә ислам динендә иң олуг гыйбадәтләрнең берсе булган Коръән хәтем кылу башланды. Коръән хәтеме бүген Татарстан Мөфтие катнашында дога кылу белән тәмамланды.

Ярышларның максаты – уктан атуны популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен киң җәелдерү, шулай ук төрле халыкларның тарихи, мәдәни, этник һәм фольклор мирасын өйрәнү һәм саклау. Әлеге турнир үзебезнең җирлектә укчыларга үсеш мөмкинлекләре бирүне, аларны үстерү, камилләштерү, халыкара ярышларга әзерләүне дә күздә тота.

Турнирның төп кагыйдәсе – барлык катнашучыларга хөрмәт, дустанә мөнәсәбәт.

Фото: © ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте

Ярышларда уктан ату тәҗрибәсе һәм күнекмәләре булган 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар, 10-15 яшьлек яшүсмерләр катнаша, соңгылары өчен аерым ярышлар да каралган.

Ярышлар 8 этаптан тора: җайдак, тездән ату, биатлон, һөҗүм, классик баганадан ату, тизлеккә ату, төрек путасы, җамбы.

Турнир мәйданчыкларында өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә төрле чаралар оештырылды. Кунаклар, турнирны карауны тыш, һөнәрләр ярминкәсендә, интерактив зонада һәм мастер-классларда булды, «Туган Батыр» мультфильмын карады.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх