26 гыйнвар көнне Казанда Апанай мәчетендә Мигъраҗ кичәсенә багышланган чара узды. Апанай мәдрәсәсе җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров сәламлау сүзләрендә Мигъраҗ кичәсенең мөселманнар өчен бик мөһим вакыйгаларның берсе булуын билгеләде.
«Мигъраҗ кичәсе Ислам тарихында зур урын алып тора. Ислам динен тараткан иң кыен чагында Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлламне үзе янына чакыра, һәм ул Мигъраҗга аша, Раббыбыз белән күрешә, аның белән аралаша.
Аны Җәбраил фәрештә озата бара. Әлеге төндә ул бик күп гыйбрәтләр: җәннәт белән җәһәннәмне, кешеләрне анда нәрсә көтәчәген күрә. Боларны күреп, ул үзенең өммәте өчен бик борчыла, һәм шул бәла-казалардан котылыр өчен, Аллаһы Тәгалә юлларын күрсәткән һәм биш вакыт намаз бүләк иткән», – диде ул.Бәйрәм кичәсенә килгән кунаклар арасында Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарихчы-галим Индус Таһиров, мәхәллә халкы, шулай ук чит төбәкләрдән килгән шәкертләр дә бар иде.
Казан шәһәренең 129нчы мәктәп укучысы Муса Сабиров кичәне «Фатиха» сүрәсен укып башлап җибәрде, Әхмәт хәзрәт Сабиров, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Мигъраҗ кичәсе тарихы турында һәм вәгазьләр сөйләделәр, Коръән-хафиз Сәид Камаль нәшидләр әйтте. Шулай ук мәчет каршында эшләүче «Апанай апайлары» ансамбле мөнәҗәтләр әйттеләр.
Ханты-Мансийск төбәгеннән килгән, Россия ислам институтының читтән торып уку бүлегенең 3 курс шәкерте Рушания Исхакова чарадан үзе өчен бик күп белем алып китүен ассызыклады.
«Казан шәһәренә килү белән мәчетләрнең күплегенә игътибар итәсең. Кайсы гына мәчетне алсак та аларның үз тарихы бар, һәрберсе безне чакырып торган кебек. Апанай мәчете кырыннан үткәндә дә, күп тапкырлар «борынгы мәчеттер» дип, карап китә идем. Чыннан да, мәчет борынгы булып чыкты. Мин бүгенге чарада үзем өчен бик күп гыйлем алып, тынычландым, чистарынып кайтып барам», - диде ул.
Аның әйтүенчә, Ханты-Мансийск төбәге Югра җирлегендә урнашкан шәһәрләрдәге мәчетләрдә татар милләтле хәзрәтләр бик аз. «Безнең төбәктә күп милләт халыклары яши, шуңа күрә мәчетләрдә вәгазьләр рус телендә алып барыла. Бүген Апанай мәчетендә татар телендә, анам телендә сөйләнгән вәгазьләр, котлау сүзләре күңелдә бик җылы тәэсирләр калдырды: бала укыган «Фатиха» сүрәсеннән башланып китүе, аннан инде мәҗлестә бер-бер артлы хәзрәтләр чыгыш ясавы дисеңме», – дип бүлеште ул.
Соңыннан Галимҗан Барудиның «Әл-китәбү әс-сәлисү мин әл-әрбәгыйнәти әл-мүтәсәлсилә» («Бер-бер артлы килүче кырыгар хәдисләрдән торган өченче китап») дип аталган китабының презентациясе булды. «Әлеге җыентыкта 100дән артык хәдис тупланган. Алар һәр мөселман өчен бик кирәкле һәм эчтәлекле. Кайбер хәдисләргә аңлатмалар бирелгән. Бу китапны килүчеләргә бүләк итеп тә бирдек», – диде Апанай мәчете каршында эшләүче «Иман» мәдәният- мәгьрифәт үзәгенең матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлнирә Абдрахманова.
Мигъраҗ кичәсе ахшам намазы уку белән төгәлләнде һәм ураза тоткан барча мөселман кардәшләр өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде.
- Рәҗәб аеның 26 нчы көненнән 27сенә каршы кич – Мигъраҗ кичәсе. Ул Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәллам пәйгамбәрнең 7 кат күккә ашуы белән бәйле. Аллаһ Тәгалә белән сөйләшү вакытында 99 мең сүз әйтелә. Күктәге Кәгъбәне, җәһәннәм белән оҗмахны күрә. Бу хәл 621 елның 27 нче Рәҗәбенә каршы төндә була. Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлламгә өч бүләк бирелә: биш вакыт намаз фарыз кылына, «Бәкара» сүрәсенең ахырына ике аять өстәлә (285-286 нчы аятьләр), Пәйгамбәребезгә Кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелә. Бу хакта «Татар-информ»га Гөлнирә Абдрахманова сөйләде.
Свежие комментарии