11 декабрьдә Мәскәүдә, «Царицыно» музей-тыюлыгында татар сәнгать кәсепләре һәм аларның шәһәр мохитендә эволюциясе турында күргәзмә ачыла.

Фото: © Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге
Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр иткәнчә, күргәзмәдә 400дән артык экспонат тәкъдим ителәчәк.
Алар арасында XII йөздәге Болгар алтыны, Алтын Урда чоры көмеше, көнкүреш әйберләре, XIX гасыр ахырындагы кием-салым, аяк киеме, китап-журналлар һәм татар мәдәнияте феноменына әверелгән атаклы шамаил бар.
Фото: © Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге
Күргәзмә «Шәһәр һәм кәсеп. Казанда очрашу. Идел буе татарларының традицион сәнгате" дип атала. Ул Россиянең мөселман төбәкләре мәдәнияте һәм традицион сәнгатенә багышланган «Царицына» проектлары сериясенең дәвамы булып тора.

Фото: © Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге
Свежие комментарии