На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите на Государственном языке...Кайбыч районы Хуҗ...
  • Сергей Кашапов
    Татар информ,а где перевод?Вы чего провокацию устраиваете? У вас что вместо мозгов бараньи курдюки?Смотрите суки доиг...Рөстәм Миңнеханов...
  • Наталья Котельникова
    Это что за фигня?Алабуганың үзәк ч...

Росавиация, тикшергәннән соң, «Ансат» санитар вертолетларын эксплуатациягә кертте

«Ростех»ның Санитария авиациясе илкүләм хезмәте паркына кергән 38 «Ансат» вертолеты уңышлы гына тикшерү узды һәм алга таба эксплуатацияләүгә кертелде. Очуга яраклылыкны тикшерүне Росавиация үткәрде, анда Казан вертолет заводы белгечләре («Ростех» дәүләт корпорациясенең «Россия вертолетлары»на керә) һәм вертолет операторлары катнашты, дип хәбәр итә Санитария авиациясе илкүләм хезмәтенә сылтама белән ТАСС агентлыгы.

«Очу яраклылыгы регуляторлар билгеләгән кагыйдәләр нигезендә башкарылды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык вертолетлар да кулланылышка кертелде», – дип сөйләгәннәр басмага.

Искәртеп үтик, октябрь ахырында «Ансат» санитар вертолеты Түбән Новгород өлкәсендә һәлакәткә очрады, биш кеше яраланды. Тикшерү күрсәткәнчә, гадәттән тыш хәл койрык өлеше редукторының ватылуы һәм руль винтының кайбер детальләре булмау аркасында килеп чыккан. Машиналар паркын эксплуатацияләү тикшерү үткәрү өчен туктатылды, дип яза «Татар-информ».

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх