«Өмет» газетасында Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин белән әңгәмә чыкты.
– Илдар хаҗи, соңгы вакытта өлкәбез мөселманнары тормышында истәлекле вакыйгалар күп булды. Алар мөфтиятнең власть органнары, эшмәкәрләр һәм халык белән аңлашып, уртак тел табып эшләвенең күркәм нәтиҗәсе бит.
– Үткән елның җәендә Ульяновскиның «Юго-Западный» микрорайонында «Ләйли-Җамал» мәчетен тантаналы рәвештә ачу бәхетенә ирештек. Әлеге мәчетне салу эшләрен башлап җибәрүче төзелешне кинәт туктаткач, без барыбыз да хафага калган идек. Тәрәзәләре һәм ишекләре юк, подвалда су агып тора... Нишләргә, ничек очына чыгарга? Аллаһы Тәгаләнең әмере белән мөфтиятнең Иҗтимагый советы рәисе Артур Котельников бу изге эшкә җиң сызганып алынды һәм өлкә, бөтен Россия бизнесменнарын үз тирәсенә туплады. Кемдер фасадын ясатты, кемдер манарасын куйдырды, кемдер тәрәзәләр һәм ишекләр китереп урнаштырды.
Әлһәмдүлилләһи шөкер, Татарстан Республикасы хөкүмәте 4 миллион сум акча бүлеп бирде. Шулай итеп, зарыгып көтеп алган мәчетебез сафка бастырылды. Аны ачу тантанасында өлкә губернаторы Алексей Русских белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаштылар. Хәзер мәчетебез матур һәм җайлы гына эшләп килә. Имам-хатыйб Зариф хәзрәт Зудин мөмкин кадәр күбрәк халыкны дингә тарту, намазга бастыру юлларын эзли. Биредә сөекле Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) нәсел дәвамчысы профессор шәех Абдурраззак әс-Сәгъди катнашында конференция үткәреп, аның яңа гына басылып чыккан китабын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттек. Анда барлык мәчетләрнең имамнары, өлкә мөселманнарының үзәк диния нәзарәте вәкилләре чакырулы иде.
Дин кардәшләребез арасында бердәмлекне ныгыту кирәклеге турында уртага салып сөйләштек. Туксанынчы елларда ясалма рәвештә мөфтиятләр булдырып мөселманнарны төрле якка аердылар. Югыйсә, Аллаһының Рәсүле (с.г.в..) мөселман өммәтенә аерылмаска, бергә булырга кушкан. Үзебез бердәм, гаиләләребез нык булса, динебез, милләтебез һәм дәүләтебез дә көчле булыр. Җәй айларында профессор шәех Абдурраззак әс-Сәгъди кабат Ульяновскига килергә ниятләп тора. Ул өлкә мөселманнарының үзәк диния нәзарәте мәчетләрендә очрашулар үткәреп, мөселманнарны кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирәчәк.
– Мөфтиятнең өлкә мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшлек итүенең нәтиҗәләре белән дә таныштырып үтсәгез иде.
– Ульяновск өлкәсенең мәгариф министрлыгы һәм өлкә мөфтияте яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзеде. Без мәктәпләрдә белем алучы мөселман балаларын хәләл ризыклар белән тукландыру мәсьәләсен кабыргасы белән куйдык. Чөнки хәтта балык кәтлитләренә дә безнең өчен хәрәм булган дуңгыз мае кушалар икән. Аллаһы Рәсүленең (с.г.в.) хәдисендә әйтелгәнчә, хәрәм ризык ашап үскән бәдән тәмуг уты өчен утын булыр һәм андый бала ата-анасын тыңламас, хөрмәт итмәс, начар юлдан китәр. Өлкә мәктәпләрен ризыклар белән тәэмин итүче ике оператор бүген үк инде балаларга хәләл ашамлыклар тәкъдим итәргә әзер. Бу мөһим эшне башлап җибәрү өчен ата-аналар мәктәп директорлары исеменә гариза язарга тиеш.
Шулай ук мәктәпләрдә «Ислам мәдәнияте нигезләре» курсын кертү мәсьәләсен күтәрдек. Хәзерге вакытта мәчетләр имамнары мәктәпләрдә ата-аналар арасында аңлату эшләре алып баралар. Христиан динендәге балалар православие мәдәнияте нигезләрен өйрәнсен, ә безнекеләр ислам мәдәнияте белән танышып үсәргә тиеш. Әлеге курсларны алып баручы белгечләрне - теологларны Ульяновск дәүләт педагогия университеты әзерләячәк. «Дөньяви этика нигезләре» курсын сайлау, дөресен әйткәндә, динсезлеккә илтә. Украинадагы аяныч хәлләр шуның ачык мисалы.
Кешенең йөрәгендә – калебендә Аллаһ булмаса, шайтан аны тиз арада үз карамагына алачак. Ата-бабаларыбыз – татар-мөселманнар динебез кушканча яшәп, дәүләтләр булдырганнар, дәүләтләр тотканнар, Туган илне, Ватанны дошманнан саклаганнар. Бүген дә иманлы, динле ир-егетләребез СВО зонасында һич тә сынатмыйлар, Россия Геройлары саны буенча без икенче урында. Фронтның алгы сызыгындагы блиндажның бер почмагында православие динендәгеләр сугышка керер алдыннан чукыналар, ә безнекеләр тәһарәтләнеп намаз укыйлар һәм Аллаһка тәвәккәл кылып кулларына корал тоталар. Һәрвакытта да шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булачак, иншаллаһ.
– Өлкә районнарында яңа мәчетләр төзелүе хакында да ишетеп торабыз.
- Хәзерге вакытта төбәгебездә дүрт яңа мәчет төзелә. Сенгилей шәһәре мәчетенә шушы арада гына әле газ кертелде. Анда дин кардәшләребез җомга, тәравих намазлары укыйлар, ифтарлар үткәрәләр. Ульяновск районының Елшанка авылында тиздән Аллаһы йорты сафка басачак. Шул ук районның Тимирязевское бистәсендә үткән елның октябрендә мәчеткә нигез ташы куйган идек, ә узган атнада мөселманнарыбыз инде манарасын урнаштырдылар. Вешкайма районы Ховрино авылында мәчет төрек-месхет кардәшләребез тырышлыгы белән салына. Димитровград шәһәре башлыгы Соцгородта мәчет төзү өчен җир участогы бүлеп бирү турында карарга кул куйды.
Инза шәһәрендә яңа мәчет ачылды, ә Засвияжье районында Ислам мәдәният үзәге – мәхәллә эшли башлады. Үткән елда Сембер каласында салынган беренче таш мәчетнең 160 еллыгын билгеләп үттек. Бүген Федерация урамындагы 33 нче йортны – Акчуриннар мәчетен халыкка кайтарып бирү турында сөйләшүләр алып барабыз. Мулла Гафаров яшәгән йортны җимерүдән саклап калып, мемориаль такта урнаштырдык.
Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете күршесендәге бинаны безгә кайтарып бирделәр. Өч ел эчендә анда капиталь ремонт ясап, Шәрыкъ мәдәнияте үзәге һәм «Сальсабиль» балалар үсеше үзәге ачып җибәрдек. Ата-аналар, хәлле мөселманнар хисабына уңышлы гына эшләп килгән башлангыч мәктәп белән балалар бакчасына сабыйлар бик теләп йөри. Алар анда дөньяви һәм дини белем ала.
«Биләр» мәдрәсәсендә Коръән-хафизлар әзерләүне дәвам итәбез. Хәзер 20 бала укып йөри. Ә Иске Кулаткы филиалында 15 шәкерт исәпләнә. Шулай ук мәдрәсәбезнең читтән торып уку бүлегенә керергә теләүчеләр саны да елдан-ел арта. Авыл имамнары анда белемнәрен камилләштерү курслары үтәләр. «Биләр» мәдрәсәсе янәшәсендә тиздән мөселман сабыйлары өчен балалар бакчасы һәм кыз балалар өчен мәдрәсә төзелеп бетәчәк.
– Соңгы вакытта мөфтият хатын-кызлар белән эшләү мәсьәләсенә дә зур игътибар бирә.
– Хатын-кызлар – милләтебез аналары, гаиләнең терәге һәм таянычы. Аларга балаларын иманлы, динле итеп тәрбияләү бурычы йөкләнгән. Гүзәл затларыбыз туган телебез, милли һәм дини йолаларыбыз, традицион гаилә кыйммәтләре сагында тора. Үткән елның ахырында без хәләл стандартлары буенча эшли башлаган «Редиссон» отелендә татар-мөселман хатын-кызларының зур форумын уздырдык. Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр катнашында аларны борчыган проблемалар хакында ачыктан-ачык сөйләштек.
Тиздән СВО зонасында һәлак булучыларның тол хатыннары белән очрашу үткәрергә ниятлибез. Аларга ярдәм, таяну ноктасы кирәк. Ә ел ахырында гүзәл затларыбызның чираттагы форумы көтә. Анда төрле һөнәр ияләрен, үзебезнең мөгаллимәләрне, педагогларны, милли хәрәкәт активистларын чакырабыз.
– Изге Рамазан аенда көн саен район ифтарларында катнашасыз. Халык белән очрашуларда алган тәэсирләрегез белән бүлешсәгез иде.
– Аллаһы Тәгалә бу юлы Чардаклы, Павловка, Иске Кулаткы, Новоспасское, Вешкайма, Яңа Малыклы районнарында, Димитровградта, Инзада һәм Ишеевкада оештырылган ифтарларда катнашырга насыйп итте. Гадәттә, күмәкләшеп авыз ачу мәҗлесләрен юмарт, иманлы бизнесменнарыбыз үткәрә. Раббыбыз аларга әҗер-саваплар насыйп итсен. Барысында да район башлыклары катнаша.
Җитәкчеләребез СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда актив катнашулары өчен мөселманнарга рәхмәт белдерәләр. Халкыбызның дингә тартылуы, тәравих намазларына, ифтарларга йөрүчеләр, хәләл ризык кулланучылар, хәләл яшәү рәвеше алып баручылар санының арта баруы чиксез шатландыра.
– Газета укучыларыбызга теләкләрегез...
– Һәммәсенә дә саулык-сәламәтлек, тәүфикъ-һидаять, иман байлыгы телисем килә. Ата-бабаларыбыз безгә күрсәтеп калдырган 1100 еллык тарихы булган хак юлдан – Аллаһы юлыннан барырга насыйп итсен. Өйләребездә өстәлләрдә һәрвакытта да хәләл ризык булсын, азан яңгырасын, биш вакыт намаз укылсын. Гаиләләребез никах нигезендә корылып, Аллаһы Тәгалә биргән олы нигъмәт - яңа туган сабыйларга матур, мәгънәле исемнәр кушылсын, ирләр белән хатыннар арасында саф мәхәббәт булсын. Нәсел дәвамчыларыбыз – догачыларыбыз шуны күреп, өйрәнеп үссәләр, милләтебезнең дә, динебезнең дә, Туган илебезнең дә киләчәге матур булыр, иншаллаһ. Фани дөньяда бергә булган кебек безгә бакыйлыкта да Аллаһы Раббыбызның вәгъдә ителгән җәннәтләрендә бергә булырга насыйп әйләсен.
Свежие комментарии