Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының элеккеге урынбасары 36 яшьлек Алмаз Хөсәенов Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары итеп билгеләнде. Ил Хөкүмәтенең боерыгын РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады, документ хокукый актларны рәсми чыгару порталында урнаштырылган.
Моңарчы Хөсәенов Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин секретариаты җитәкчесе урынбасары булып эшләде. Ул чыгышы белән Татарстаннан булган башка кеше – РФ төзелеш министры Ирек Фәйзуллин командасында эшләячәк.
РФ Төзелеш министрлы матбугат хезмәте үзенең Telegram-каналында министрның яңа урынбасары «төбәкне үстерү һәм Россия Федерациясенең аерым субъектларының икътисад тармакларын стимуллаштыру мәсьәләләре өчен җаваплы була» дип аңлатты.
Аның бурычлары ведомство приказында беркетеләчәк.- Алмаз Шәүкәт улы Хөсәенов 2014 елның апреленнән 2020 елның августына кадәр Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары булып эшли, аннан соң Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары секретариатына эшкә күчә. Аңа кадәр Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында хезмәт иткән.
Свежие комментарии