На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • АЛЕКСАНДР Крымский
    Афтар на русском пиши а не на таоабарщине.Татарстан ДОСААФ ...
  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х" в свои тюркские издания... ЗДЕСЬ ИЗВОЛЬТЕ ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!Болгарда балалар ...
  • Антонина Лаврентьева
    "Аргументы и факты" не в курсе , что Зеля никто по должности? Наркоша курьер между бандеровцами и их кураторами.И все!Фәрит Мөхәммәтшин...

Пенза өлкәсе мәктәбе театры Әкиятләр һәм кәсепләр фестивалендә «Шүрәле»не сәхнәләштергән

6-8 сентябрьдә Пенза өлкәсе Спутник шәһәре яр буенда «Толстопятый» халыкара әкиятләр һәм кәсепләр фестивале узган. Бу хакта Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.

Фестиваль кысаларында үз программасын Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары төбәк оешмасы белән берлектә Оз авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Муза» театры тәкъдим иткән.

Чара кунаклары Габдулла Тукай шигырьләре һәм «Шүрәле» әкиятен сәхнәләштерү белән ләззәтләнә алган.

Автономия каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары төбәк оешмасы җитәкчесе Зөлфия Тугушева фестиваль турында тәэсирләре белән уртаклашкан. «20дән артык мәйданчык тәкъдим ителде. Россия халыклары мәдәниятләренең бөтен тирәнлеген һәм күптөрлелеген күрсәтә алган тамаша булды», - дип билгеләп үткән ул.

Рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга, туган телләрне саклау һәм үстерүгә керткән бәяләп бетергесез өлеше өчен Оз авылы мәктәбе директоры Ания Нәзирова һәм татар теле укытучысы Һава Кормашевага рәхмәтебезне җиткерәбез, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх