На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе ришвәт алу эше буенча кулга алынды

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясовны Тикшерү изоляторына озаттылар. Аны аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаеплиләр. Бу хакта Чаллы суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

«1 ай һәм 13 көн сак астына алу рәвешендә чикләү чарасын сайларга», – диде судья.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, Ильясов төзелеш материаллары, витражлар һәм ишек уемнарын монтажлау буенча хезмәтләр рәвешендә ришвәт алган.

Ришвәтнең гомуми суммасы тикшерүчеләр тарафыннан 1 млн сумнан артык бәяләнә. Алмашка ул төзелеш фирмасына химаячелеген һәм контрактлар алуда ярдәм итәргә вәгъдә итә.

Моннан тыш, тикшерүчеләр 2018, 2019 һәм 2021 елларда Ильясов җирле эшмәкәрләрдән Мөслимдә Сабантуй вакытында сәүдә объектларын урнаштырган өчен акча алган дип уйлый.

Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттахов та хәзерге вакытта Тикшерү изоляторында утыра. Тикшерү версиясе буенча, Фәттахов 2018 елдан 2020 елга кадәр «Спецстрой» ПСК фирмасы белән шәхси йортын 21,8 млн сумга реконструкцияләү турында килешкән. Моның өчен түрә янәсе районда махсус объектлар төзүгә подрядчы килешүләре төзүдә үз ярдәмен вәгъдә иткән. Бу эштә Актанышның «Яшьлек» үзәге дә бар, аны «Спецстрой» компаниясе ремонтлаган. Соңрак Россия Эчке эшләр министрлыгы районның элеккеге башлыгы улы Илнар Фәттаховны федераль эзләүгә игълан итте.

Ссылка на первоисточник
наверх