2024 елда «Мин татарча сөйләшәм» акциясе гала-концертына 15 меңнән артык тамашачы килгән. Бу хакта «Мин татарча сөйләшәм 2025» акциясен уздыруга багышланган матбугат очрашуында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов хәбәр итте.
«Былтыр бәйрәм Казан Кирмәнендә Гавәми урыннарда (Присутственные места) узды. Андагы камералар 6 сәгать эчендә чарага 15511 кеше кереп китүен күрсәтте.
Былтыр чараны оештыру урыны 10 көн алдан гына билгеле булган иде, бу – бик яхшы нәтиҗә дип уйлыйм. Яшь үзенчәлегенә килсәк, бәйрәмдә күбрәк яшьләр иде, ләкин бездә чикләүләр юк. Телиләр икән – олылар да килә ала, оныклары, балалары белән, без бөтен кешене дә күрергә шат», –дип ассызыклады ул.- «Мин татарча сөйләшәм» акциясе гала-концерты 26 апрель көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы (Һади Такташ урамы,74 йорт) каршында 16.00 сәгатьтә башлана. «Язгы Печән базары» 15:00 сәгатьтә эшли башлый.
Свежие комментарии