На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Миңнеханов Яшел Үзәндә ике җитештерүнең төзелешен башлап җибәрү тантанасында катнашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Славица» туңдырма фабрикасы» һәм «Кош итен тирәнтен эшкәртү җитештерү-логистика комплексы» проектларын гамәлгә ашыру эшен башлап җибәрү тантанасында катнашты. Ике объект та республиканың Яшел Үзән районында урнашкан.

ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Миңнехановка «Славица» туңдырма фабрикасы» ҖЧҖ һәм «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ проектларын презентацияләгәннәр.

Бу республика өчен әһәмиятле ике җитештерү мәйданчыгы.

«Славица» туңдырма фабрикасы» ҖЧҖ проектын эшләтеп җибәрү турында «Крайс» компанияләр төркеме идарәсе рәисе, генераль директор Олег Суконщиков сөйләде. Ит эшкәртү комплексы турында «Ак барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Андреев хәбәр итте.

Бүген республикада ике масштаблы проектка старт бирелә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Бу потенциаль яңа эш урыннары һәм төбәк икътисадының алга таба үсеше.

«Славица» продукциясен җитештерү заводында елына 30 тоннага кадәр туңдырма һәм 24 тонна кондитер әйберләре җитештереләчәк.

Кош итен тирәнтен эшкәртү комплексы «Ак Барс» холдингының барлык мәйданчыкларыннан транспорт агымнарын берләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх